Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 1516 гаилә җитәкчеләрнең игътибар үзәгендә

Хәрбиләргә дә гуманитар ярдәм җибәрелә.

Бүгенге көндә Чаллының 2000 гражданы махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев егетләрне «Энергетик» мәдәният сарае яныннан озатканда: «Сезнең гаиләләрегезне ярдәмебездән ташламыйбыз», – дигән иде. Ул сүзендә торды.

Чаллыда махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең 1516 гаиләсе шәһәр җитәкчелегенең даими ярдәмен тоеп яши. Аларның балалары мәктәпләрдә бушлай туклана, бакчаларга, түгәрәкләргә, мәдәни һәм спорт чараларына бушлай йөри. Егетләр үзләре җирле салымнардан азат ителде.

Хәрбиләрнең яңа туган балаларына 100 мең сум акча бирелә. Мондый ярдәм фәкать Чаллыда гына. 

«Моннан тыш, без хәрби операциядәге хәрбиләрне дә онытмыйбыз. Наил Гәмбәрович ялга кайткан хәрбиләр белән 17 очрашу үткәрде, үзе 5 тапкыр махсус хәрби операция зонасына барды. Предприятие һәм оешмалар, шәһәр халкы ярдәме белән барлыгы 370 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды. Эшмәкәр Рөстәм Гатинның кыр кухнясына 80 млн сумнан артык азык-төлек җибәрелде. Егетләр Лисичанск халкын 5 млнннан артык порция  кайнар ризык белән тәэмин иттеләр», – диде 48нче бистә халкы белән очрашуда мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация махсус хәрби операцмя