Чаллыда 18 яшьлек егетне бәрдерделәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 18 яшьлек егетне бәрдерделәр

Ул җәяүле юлыннан барган була.

Иртәнге сәгать 7:50 Низаметдинов урамында 18 яшьлек егетне "Лада Гранта" машинасы бәрдерде. Егет җәяүле юлыннан чыккан була. 53 яшьлек автомобиль йөртүче аны үткәрми. Егетне тән җәрәхәтләре белән шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаттылар.

Инспекторлар юлларда сак булырга чакыра. Машина йөртүчеләргә тизлек режимнарын сакларга һәм вакытында резиналарны кышкысына алыштырырга киңәш итә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев