Чаллыда 18 каттан 21 яшьлек егет егылып төшкән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 18 каттан 21 яшьлек егет егылып төшкән

Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Вакыйга 1 октябрьдә төзелеп килүче 18 катлы йортта була. 21 яшьлек егет өске катта эшләгән була. Көтмәгәндә ул егылып төшә һәм урында ук җан бирә. Тикшерү барышында, егетнең рәсми рәвештә эшләмәве һәм андый биеклеккә менеп эшләргә хокукы булмавы ачыклана. 
ТР Тикшерү комитеты төзелеш вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча  җинаять эше кузгатты. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


төзелеш җинаять бәла-каза

Нет комментариев