Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 19 яшьлек кыз полиция хезмәткәрен ботыннан тешләгән

Аңа суд булды.

Чаллыда 19 яшьлек кыз полиция хезмәткәренә ташланган. Алай гына да түгел, ботыннан тешләгән, дип хәбәр итте Чаллы судының матбугат хезмәте. 

Әлеге кыз исерек була. Күршесенә кереп телефон таләп итә. Тегесе бирми. Тавыш чыга. Кыз күршесенең башына сугып егыта, күкрәгенә берничә тапкыр тибә. Аш-су бүлмәсеннән пычак тотып чыга. Күршесе куркып өйдән чыгып йөгерә. Кыз шул вакытта телефонны урлап чыгып китә. 

Полиция хезмәткәренә дә эләгә. Хокук сакчысы кызның тормыш иптәшен тоткарлаганда ул аның ботын тешли һәм 3 тапкыр суга. 

"Кыю" шәһәрдәшкә суд булды. Ул 2 ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев