Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 2 яшь егет бабайны машинасыз калдыра язды

Аларга хәзер 7 елга кадәр төрмә яный.

Чаллыда 28 һәм 31 яшьлек егетләрне тоттылар. Алар өлкән яшьтәге ир-атның машинасын урлауда гаепләнә. Бу хакта Эчке эшләр идрәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Егетләр шәһәргә эшкә килгән була. Бер кичтә алар исерткеч эчемлекләр куллана һәм кайтканда йорт янында торучы машинага күзләре төшә. Автомобильнең арткы тәрәзәсен ватып, машинаны кабызмакчы булалар. Чыбыкларны ялгыйлар. Әмма теләкләренә ирешә алмыйлар. Бабай аккумуляторны өенә кертеп куйган була. 

Егеләр аккумулятор эзләп машинаны икенче комплекска кадәр этеп бара. Ахыр чиктә алар машина белән ерак китә алмаячакларын аңлый һәм урыннан качарга булалар. Киткәндә машинаның номерларын да салдыралар. Егетләргә "автомобильне урлап китү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Аларга 7 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев