Чаллыда 2 млрд сумлык мәктәп төзелә
Ул 1224 укучыга исәпләнгән.
Мәләкәс аръягының 22 микрорайонында 1224 укучыга исәпләнгән зур мәктәп төзелә. Ул Чаллыда соңгы 10 елда төзелгән унберенче мәктәп булачак. Аннан тыш, шәһәрдә 20 балалар бакчасы төзелде.
«Әлеге мәктәп шәһәргә бик кирәк. Мәләкәс аръягында 50 меңнән артык кеше яши. Яңа мәктәп төзүгә алынмасак, 39нчы мәктәп 3 сменалы укуга күчер иде. Без моны булдырырга тиеш түгел. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка чытык, ул каршы килмәде. Чаллының 400 еллыгына һәм беренче КАМАЗ автомобиле чыгаруга 50 ел тулуга зур бүләк. Хәзер төзүчеләр алдында бурыч – августта барлык кирәкле документларны алып, объектны кулланылышка тапшыру. Бүгенге көндә барысы да план буенча бара. Мәктәп директорының бурычы – коллектив формалаштыру", - диде Наил Мәһдиев.
Яңа мәктәп директоры итеп 39нчы мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Наталья Тутова сайланды. Ул хезмәт юлын Балалар иҗат сараенда башлаган. 35нче мәктәптә директор урынбасары булып эшләгән.
Чаллы хакимияте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев