Чаллыда 200 данәгә якын кыргый киндер юк ителде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 200 данәгә якын кыргый киндер юк ителде

Кайсы комплексларда?

"Мәк" операциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре кыргый киндер үскән урыннарны ачыклады. Тыелган үсемлек Рябинушка бистәсендә, ЗЯБ бистәсе урамнарының берсендә, шулай ук Яңа шәһәрнең 63 нче микрорайонда үскән. Барлык үсентеләр саны 170 данәгә җиткән, аларны тәртип сакчылары юк иткән.

Полиция хезмәткәрләре тыелган үсемлекләр үсү урыннары турында, шулай ук наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылган мәгълүматны "02" телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк, дип искәртә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


02 увд мвд полиция

Нет комментариев