Чаллыда 212 ятим бала фатирлы булган
Киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
«2024 елның декабренә Чаллыда ятим балалар саны – 504. Соңгы 5 елда бу сан кими», – дип хәбәр итте дүшәмбе киңәшмәсендә опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Иван Калинин. 50 «приемный» гаилә 68 бала алган. 6 гаилә 3-4, калганнары 1-2 бала тәрбияли. Тагын 343 бала опекада. 15 балага опека ата-анасы белән килешеп рәсмиләштерелгән.
2024 елда авыр хәлдәге 83 бала ачыкланган. Аларның 25е ятимнәр. 58е ата-ана назыннан мәхрүм ителүчеләр. 5 бала – «приемный» гаиләгә, 18е – якынча опекага, 42се – төп опекага, 4се әти-әниләренә кайтарылган.
«Барыбыз да сезнең хезмәтне аңлыйбыз, балаларның язмышы белән бәйле катлаулы хезмәт. 504 баланың һәрберсенең үз язмышы. Һәркайсына шәхси якын килергә кирәк. Опека һәм попечительләр бүлегендә киң күңелле, игелекле йөрәкле кешеләр эшли. Башкача була да алмый. Тыныч тормышта балалар катлаулы хәлдә калган. Эшне дәвам итгез. Балалар тиешле тәрбия, белем һәм һөнәр белән тормышка юллама алырга тиешләр», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Узган елда 18 бала дәүләт учреждениеләренә урнаштырылган. 375 гаилә уллыкка алынган балалар тәрбияли.
Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча да максатчан эш алып барыла. 2025 ел башында бу категория кешеләренә найм килешүе буенча 212 фатир бирелгән.
Зөлфия Исләйле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев