Чаллыда 22 яшьлек егетне төп башына утырттылар
Берничә минут эчендә 140 мең сум акчасын югалтты.
22 яшьлек егетне ике ир-ат туктатып, ярдәм сорый. Янәсе Грузия валютасын Россия сумнарына күчерергә кирәк. Моның өчен егетнең банк картасы һәм телефонындагы банк кушымтасы кирәк, дип белдерәләр. Ярдәм иткәне өчен 10 мең сум вәгъдә итәләр.
Егет ризалашып, машиналарына утыра һәм телефонын бирә. Бераздан ир-атлар барысы да уңышлы узды, рәхмәт йөзеннән 5 мең сум картаңа күчердек, дип егетне төшереп калдыралар. Егет телефонындагы банк кушымтасына кереп карагач, аның исеменнән 139 мең сум кредит алганнарын ачыклый. Ул тизрәк полициягә мөрәҗәгать итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев