Чаллыда 2,4 мең кеше, кредит алудан куркып, МФЦга мөрәҗәгать иткән
Мэр Наил Мәһдиев ышанучан әти-әниләргә, әби-бабайларга ярдәм итәргә чакырды.
Чаллыда 2,4 меңгә якын кеше ялгыш кредит алудан куркып, Күпфункцияле үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать иткән. Аларның бөтенесе дә үз исеменә кредит алуны тыюны сораган. Бу хакта МФЦ җитәкчесе Евгения Варго сөйләде. Аның әйтүенчә, мошенниклар уяу. Шуңа бу функцияне тагын да күбрәк кешегә кулланырга кирәк.
Мэр Наил Мәһдиев тә ышанучан әти-әниләргә, әби-бабайларга ярдәм итәргә чакырды. Үз исемеңә кредит алуга киртәне Дәүләт хезмәтләре порталы аша да куеп була. Бу функцияне мөстәкыйль куллана алмаучыларга Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Паспорт һәм СНИЛС кына сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев