Чаллыда 25 яшьлек мотоциклчы катнашында авария
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 25 яшьлек мотоциклчы катнашында авария

Ул “Хонда” машинасы белән бәрелеште.

Бәхеткә, мотоцикл йөртүче егет җиңелчә тән җәрәхәтләре алды. Инспекторлар юл-транспорт һәлакәте аянычлы тәмамлануы да ихтимал ди. Мотоциклчылар юл кагыйдәләрен бозалар: зур тизлектә йөриләр, каршы полосага чыгалар, кинәт туктыйлар, җәяүлеләрне үткәрмиләр. Күп очракта нәкъ алар авариягә сәбәпче була. Апрель аенда гына мотоцикллар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Ике очракта мотоциклчылар имгәнү алды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга һәм игътибарлы булырга чакыра!


 


юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев