Чаллыда 2,5 меңнән артык укучыны эшкә урнаштырачаклар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 2,5 меңнән артык укучыны эшкә урнаштырачаклар

Бу хакта мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.

Быел Чаллыда 2,5 меңнән артык баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла. Укучыларны эш белән тәэмин итүне сорап, шәһәрнең мәшгульлек үзәге оешма-предприятиеләргә январь аенда ук хатлар юллаган. 

3 ел эчендә 8,7 мең яшүсмерне эшкә урнаштыруга ирештек, ди мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова. Быел да күрсәткечләр ким булмаячак. Балаларны эшкә урнаштыру өчен шәһәр бюджетыннан 32 млн сумнан артык акча бүленеп бирелде. Узган ел бу сумма 13 млн сумнан артык иде. 

 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев