Аларны Кыш Бабай белән Кар кызы да котлады.
Яңа ел алдыннан нәни шәһәрдәшләргә - зур бәйрәм! Башкача ул “Әти көне” акциясе дип тә атала. Бәйрәм әтиләрен махсус хәрби операциягә озаткан балалар өчен оештырыла. Әлеге акциянең башында Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов тора. Аның әйтүенчә, авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм иң зур бурычларның берсе. "Хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләр гаиләләренә ярдәм күрсәтелүен белеп торырга тиеш", - ди ул.
Кинотеатрда балаларны Кыш Бабай белән Кар кызы каршы алды. Тәм-томнар белән сыйлады. Соңыннан аларга “Новогодний переполох” мультфильмын күрсәттеләр. “Әти көне” акциясе дәвам итәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Нет комментариев