Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 26 ел элек кылынган җинаять эшенә нокта куелды

Көнчел ир-атка хөкем карары чыгарылды.

Чаллы судында 26 ел элек булган коточкыч җинаять эше каралды. Бу хакта суд матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге җинаять массакүләм мәгълүмат чараларында чагылмый. Еллар узгач кына аның турында тәфсилләп сөйләделәр. 

Вакыйга 1997 елда була. Аерылган ир-ат Түбән Новгородтан велосипедка утырып Чаллыга кайта. Әнисе элекке хатынының яңа ир белән торуы турында сөйли һәм аны онытырга киңәш итә. Әмма көнчел ир-ат үч алырга була. Кулына ике пычак тотып, хатынына китә. Көндәшенә 16 тапкыр кадый. Зыян күрүче урында җан бирә.

Матбугат хезмәте белдерүенчә, ир-ат гаебен өлешчә таныган. Фаҗига турында хәтерләмәвен әйткән. Велосипедка утырып киттем, эсседән чирәмдә яткан килеш уяндым һәм Түбән Новгородка юл тоттым, дип сөйләгән. Кеше үтерүдә гаепләнүче ир-ат 10 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул катгый режимлы колониядә утырачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев