Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 2748 йорт капиталь ремонтланды

«Быел 96 йорт ремонтлана», - дип хәбәр итте Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм тормышны тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов.

Күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау программасы кабул ителгән 2008 елдан башлап 2026 елга кадәр Чаллыда 2784 йорт яңартылган. 2025 елда 118 йорт капиталь ремонтланды. 
Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм тормышны тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов әйтүенчә, капиталь ремонт кысаларында түбәндәге эшләр башкарылган: 48 йортта су белән тәэмин итү системасы яңартылган, 30 йортның фасады ремонтланган, 16 йортта җылылык челтәрләре алыштырылган, 8 йортта электрүткәргеч яңартылган. 3 йортның подвалы тәртипкә китерелгән.
Быел 96 күпфатирлы йортта капиталь ремонт була. Бу йортларда 1 млрд 658 млн сумлык эшләре башкарылачак. Бүгенге көндә әзерлек эшләре бара. Подвал һәм чердаклардан чүп-чар чыгарыла, эшчеләргә түбәгә чыгу урыннары тәртипкә китерелә. Капиталь ремонтны аукционда җиңгән «Основа» һәм «Волгопромстрой» җаваплылыгы чикләнгән оешмалар башкара. Алар 26 январьдә эшкә керешәләр. 
Чаллы мэры Наил Мәһдиев капиталь ремонт ясалучы йортлардагы кешеләр белән элемтәдә торырга кушты. «Алар үзләрендә ремонт буласын белеп торырга тиеш. Төрле чаралар буенча хәбәр итегез. Аннары теге яки бу фатирга керә алмадык диярлек булмасын. Капиталь ремонт җылыту сезоны башланганчы тәмамланырга тиеш», – дип искәртте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт торак бина яшь­ләр торак йортлар