Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 290 мең квадрат метр торак төзелде

Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев хакимияттә узган  2025 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. «Төзелеше тармагында югары темплар күзәтелде. 290 мең квдарат метрга якын торак төзелде. Еллык план үтәлә», – диде ул.

Чаллыда шулай ук автогигант хезмәткәрләре өчен аренда торагын төзү дәвам итә. Шулай ук күпбалалы гаиләләргә җир участогы бирү дә алга китеш бар. 9514 гаиләнең 4365е җир участогы белән тәэмин ителде. 5 149 гаилә чиратта тора. 

Шәһәрдә 79 ишегалды төзекләндерелде, йогышлы авырулар хастаханәсендә, курчак театрында ремонт тәмамаланды.

Күппрофильле 5нче хастаханәгә яңа бина төзү буенча эш дәвам итә. Аныд өчен Чулман проспектында «Адымнар» гимназиясе һәм Ипподром арасында 6 гектар җир участогы бүлеп бирелде. 

39нчы яңа мәктәп төзелде. «Орион» яшьләр үзәге, ике мәктәп, 7 мәктәп ашханәсе капиталь ремонтланды.

Шулай ук Яшьлек проспекты, Орловская, Маршал Жуков урамнары, Боровецк күпере капиталь  ремонтланды. 

Наил  Мәһдиев бу эшләрнең кешеләр тормышын яхшырту өчен башкарылуын ассызыклады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры Торак төзелеше