Чаллыда 3 бүлмәле фатир янды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 3 бүлмәле фатир янды

Зыян күрүче бар.

Аянычлы хәл 59нчы комплекстагы йортның 4 катында була. Коткаручылар килүенә йорт җиһазлары, кием-салым, түшәм танымаслык хәлгә килә. Бу вакытта фатирда 37 яшьлек ир-ат та була. Бәхеткә, ул исән. Әмма төтен исенә исерә, аны шәһәр хастаханәсенә озаталар. МЧС хезмәткәрләре белдерүенчә, янгынга тәмәке төпчеге сәбәпче.

 

 


01 янгын ут мчс коткару

Нет комментариев