Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 3 опекун ятим балаларны кире кайтарган

Сәбәбе нидә?

Чаллыда соңгы биш елда ятимнәр саны кими бара. 2023 елда аларның саны 527 булган. (2022 елда 583). Бу хакта опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Иван Калинин хәбәр итте. 

2023 елда авыр хәлдә калган 103 бала ачыкланган. Аларның 3се – гаиләгә, 41е – якынча опекага, 67се төп опекага җибәрелгән. 3 баланы уллыкка алганнар, 4се әти-әнисенә кайтарылган. 14 бала тулысынча дәүләт карамагында тәрбияләнә. 

Опека бүлегендә бала алган 380 гаилә исәптә тора. Тулаем алганда балалар яңа гаиләләрдә үзләрен уңайлы хис итә. Шулай да узган ел 3 опекун үз вазифасыннан азат итүне сораган. Берсе сәламәтлеге аркасында булса, калган икесе үз теләге белән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев