Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 30 яшьлек ир-ат инспекторлар белән «качышлы» уйнады

Эш судка ук барып җитте.

Хәсән Туфан проспектында инспекторлар каешын эләктермәгән «Лада» хуҗасын туктарга сорый. Әмма 30 яшьлек ир-ат игътибар бирми, киресенчә, кызулап китә. Инспекторлар артыннан куа башлый. Һади Такташ проспектында гына тоталар. Ир-ат исерек булып чыга, таныклыгы да юк. Машинасы исәптән төшерелгән. Автомобилен штраф стоянкага озаталар, үзен  – полиция бүлегенә. Икенче көнне үк суд аңа алкогольгә тикшеренү узмаганы өчен 10 көнлек арест билгели. ГАИ хезмәткәрләрен тыңламаганы өчен тагын 3 көн өсти.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев