Ул 73нче комплекста урнашачак.
Чаллының 73нче комплексында 30 катлы йорт төзеләчәк. Ул А.Алиш урамы һәм А.Әбсәләмов проспекты киселешләрендә урнашачак. Биредә 14, 19, 25 катлы йортлар да төзиячәкләр.
Төзүче компания – “Свит Хоум”. Оешма җитәкчелеге әйтүенчә, төзелеш 4 этапта барачак. Торак комплекста 260 балага исәпләнгән балалар бакчасы, уен мәйданчыклары да ясау планлаштырыла. Шулай ук күпкатлы машина кую урыннарын да ясаячаклар.
Нет комментариев