Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 300 миллион сумлык яңгыр коелары ясалачак

Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәдиев хәбәр итте.

Март - “каприз” ай. Бүген кар яуса, иртәгә синоптиклар яңгыр фаразлый. “Һава торышының мондый кискен үзгәрешләренә әзер булырга, яңгыр коеларын чистартып торырга кирәк”,  - ди шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Чаллыда кар суы-яңгыр коелары җитмәве сер түгел. Аеруча ул язгы вакытта сизелә башлый. Мэр белдерүенчә, шәһәрнең 70 процент территориясендә коелар бөтенләй юк. 

- Чаллы һәм “КАМАЗ” заводы төзелгәндә, күрәсең, мөмкинлекләр булмаган. Әмма безнең проектлар бар. Финанс һәм оештыру мөмкинекләреннән чыгып, яңа яңгыр коеларын ясауны дәвам итәчәкбез. Моның өчен, әлбәттә, финанслар кирәк, инженер мәсьәләләр дә төгәл хәл ителергә тиеш. Төзелгән комплексларда коелар ясау җиңелләрдән түгел. Газ, су, җылылык челтәрләре аркасында кыенлыклар туа”, – диде мэр. 

Бер микрорайонда су коеларын ясау 250-300 миллион сумга баса. Наил Мәһдиев мисал итеп Мәләкәс аръягының Гостев урамында төзелгән күперне китерде. Ул вакытта яңгыр суларын чистарту буенча ике корылма ясадылар. Шуларның берсе өчен генә 2 миллион сумнан артык акча сарыф ителде. 

Гамәлдәге су коеларын да чистартып торырга кушты мэр. "Техника бар, шәһәр хакимияте тарафыннан акча бүленеп бирелә, хезмәткәрләр үз эшләрен белә. Апрельне көтмичә, эшләргә тотыныгыз”, - дип боерды ул. 

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңгыр коелары