Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 31 притон ачыклаганнар

Җәмәгать тәртибен тәэмин итү идарәсе узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады.

Торак комплексларда хокук бозуны профилактикалау буенча инспекторлар участок полицияләре белән берлектә 32 рейд оештырганнар. 17 меңнән артык фатирда булганнар, 720 гражданинны тикшергәннәр. Бу хакта җәмәгать тәртибен тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев сөйләде. 

Фатирларда йөргәндә 1600гә якын мигрант ачыкланган, 31 притон тикшерелгән. Идарә инспекторлары 2 җинаять ачуда катнашкан. 

«Чаллыдагы 80 урта мәктәп, 13 өстәмә белем бирү учреждениесендә юл хәрәкәте иминлеге буенча программалар гамәлгә ашырыла. 80 мәгариф учреждениесендә 2400 баланы берләштергән 120дән артык яшь инспекторлар отряды булдырылды. Яшь инспекторлар Дәүләт автоинспекторларының алыштыргысыз ярдәмчеләре», – диде Мөдәрис Миңнегалиев. 

Аның әйтүенчә, эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә эшләү нәтиҗәсендә 2023 елда (2022 ел белән чагыштырганда) Чаллыда иҗтимагый урыннарда җинаятьчелек – 18 процентка, урамнарда 25 процентка кимегән. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев идарә эшен уңай бәяләде.

«Районнардагы бүлекчәләр белән бергә эшләү нәтиҗәсендә күп нәрсәгә ирешелгән. Тормыш районнар территориясендә бара. Эшне бергәләп дәвам итегез», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев