Чаллыда 33 яшьлек хатын-кыз югалды
Аның телефоны «недоступен».
Майорова Анна Михайловна өеннән (28нче комплекс) 6нчы январь көнне чыгып киткән һәм бүгенгәчә аның кайдалыгы билгеле түгел. Буе 180 см, ябык гәүдәле. Өстенә джинс куртка, джинс чалбар кигән булган. ТР югалган балаларга ярдәм итү милли үзәге җитәкчесе Альбина Сәгыйрова әйтүенчә, 3 атна элек өеннән чыгып киткән хатын-кызны эзләү өчен гаризаны аның әти-әнисе бүген генә биргән. Анна әти-әнисе белән яшәгән. Моңарчы андый озак вакытка югалганы булмаган. Хәзерге вакытта аның телефоны "недоступен".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев