Чаллыда массакүләм шуу өчен 4 шугалак булачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда массакүләм шуу өчен 4 шугалак булачак

Тимераякка прокат бәясе үзгәрми.

Быел Чаллыда тимераякта массакүләм шуу өчен 4 шугалак әзерләнә.

Бүгенге көндә Ипподромда, «Азатлык» мәйданында, Мәләкәс аръягында һәм «Медео»да бозны туңдыра башладылар. Алар чыршыларны тантаналы ачу көненә әзер булыр дип көтелә.

Моннан тыш, «Яшүсмер» яшүсмерләр клубы карамагындагы – 14, мәктәпләр янындагы 15 шугалакта да шуып булачак. 

Башкарма комитетның физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов әйтүенчә, тимераякларны прокатка алу бәясе үзгәрми. Зурлар бер сәгать прокат өчен 120-150 сум, балалар 90-100 сум акча түли. Шугалакларда шуу бушлай. 

Яр буе паркы һәм ГЭС бистәсендәге ял паркында чаңгыда шуарга мөмкин. Трасслар яктыртылган. 


закон о спорте кыш чана чаңгы тау тимераяк шугалак

Нет комментариев