Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 348 мең кеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә

Нинди спорт төрләре популяр?

Чаллыда 348 мең кеше (барлык халыкның 65 проценты) даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Йөзү, футбол, баскетбол, волейбол, шахмат, хоккей, чаңгы ярышлары – шәһәрдәшләр арасында популяр. 
Мәктәп укучыларының 57 проценты спортка җәлеп ителгән. Алар футбол, волейбол лигасы ярышларында актив катнашалар. 
2025 елда спорт учреждениеләренә йөрүчеләр бөтенроссия һәм халыкара ярышларда призлы урыннар алып, 2761 медаль яуладылар. 
Чаллының «Витязь» спорт мәктәбе милли көрәш командасы республика рейтингының беренче баскычында. «Моның өчен милли көрәш үсешенә даими ярдәм иткән өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимовка рәхмәт», – диде Ренат Әхмәтшин. 
Юбилейлар елында картинг, велосипед, парус спорты, мотокросс, бокс, футбол һәм спортның башка төрләре буенча ярышлар узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: золотая медаль Физкультура спорт