Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 4 ай эчендә шәһәрдәшләрдә 71 мең авыру ачыкланган

Беренче урында - кан йөреше системасы авырулары.

Диспансеризация кысаларында 4 ай эчендә шәһәрдәшләрдә 71 меңнән артык  авыру ачыкланган. Беренче урында - кан йөреше системасы авырулары. Алар 54 процентны тәшкил итә. Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов хәбәр итте. Ашказаны-эчәк органнары авырулары 4,5% һәм шикәр авыруы 4,3% кешедә ачыкланган.

«Быел 231 меңнән артык диспансеризация үтәргә тиеш. Узган елга карараганда план 60 процентка күбрәк. 4 ай эчендә аны 73 меңгә якын кеше узды. Аларның 60% – хатын-кызлар, 40% -ир-атлар. Икенче этапка күрсәтмәләр буенча 16 меңнән артык кеше җибәрелде», – диде ул. 

Диспансеризация турында мәгълүмат белән генә канәгать булмады мэр. Ул әлеге сорауга башка күзлектән карарга кушты. 

«Чаллыда кайсы предприятие җитәкчеләре үз хезмәткәрләре сәламәтлеге белән кызыксына? Әлеге сорауга җавап бирә аласызмы? «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин белүемчә, әлеге сорауга җитди карый. Ә башкалар ни өчен битараф? Үтенеп, боерып... хезмәткәрләрне  төрле чаралар белән диспансеризация үтәргә үгетләргә була.  Элек Советлар союзы вакытында медицина тикшерүе һәм флюрография үтмичә эшкә дә алмыйлар иде. Хәзер ни өчендер салкын караш. Икенче юлы эшчеләрен диспансеризация үткәрткән һәм үткәртмәгән оешма-предприятиеләр буенча доклад көтәм», – диде мэр Наил Мәһдиев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев