Чаллыда 40 млн сум урлаган банк хезмәткәрләрен хөкем иттеләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 40 млн сум урлаган банк хезмәткәрләрен хөкем иттеләр

Аларның берсенә катгый җәза бирелде.

Чаллы судында 55 яшьлек касса мөдире һәм 42 яшьлек банк менеджерын хөкем иттеләр. Алар 40 млн сум акча урлауда гаепләнде. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Менеджер касса мөдире белән сөйләшеп, бер бизнесменның 15 млн сум акчасын үзләштерә. Эшмәкәр акчасын алырга килгәч, аңа ялган купюралар бирәләр. Аннан соң тагын бер шундый очрак була. Ул вакытта менеджер 25 млн сум урлый. Банк хезмәткәрләренең берсе шәхси клиникага кыйммәтле медицина аппараты алабыз дип, 4 кешене дә алдавы билгеле. Анда ул 17 млн сум үзләштерә. 

Банк хезмәткәрләре үз гаепләрен өлешчә таныды. Касса мөдире шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Моннан тыш, аңа 4 ел төзәтү эшләре билгеләнде. Клиентлар белән эшләүче менеджерны 4 елга төрмәгә утырттылар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд утырышы

Нет комментариев