Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Акча күктән яумый!»

«Безнең ишегалды» программасы ничек үтәлә?

Быел шәһәрдә 71 ишегалдында 1,7 млрд сумлык төзекләндерү эшләре бара. Илья Зуев әйтүенчә,  юл төзү - 45 процентка, яктырту эшләре – 44 процентка, кече архитуктура формалары кую 15 процентка тәмамланган. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев район башлыкларына һәм идарә итү компанияләренә төзекләндерелгән ишегалларына чәчәкләр, агач-куаклар утырту буенча эшләргә кушты. Район башлыкларына республика көне уңаеннан, ишегалларында иң матур чәчәкләр үстерүчлеәр арасында бәйге уздырырга тәкъдим итте. . 

«Чаллыда уңган, тырыш, матурлыкны ярата торган кешеләр күп. Аларны табып, төрле яклап ярдәм итәргә кирәк. Үсентеләр теплицада бар. Матурлык тудыручы шәһәрдәшләрне халыкка күрсәтү һәм аларның хезмәтен лаеклы бәяләү зарур», – дип белдерде ул.

Исегезгә төшерәбез, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән барлыкка килгән «Безнең ишегалды» программасы 2020 елдан тормышка ашырыла. Шул вакыттан бирле Чаллыда 422 ишегалды танымаслык итеп яңартылды. Моның өчен 6 млрд 189 млн сум акча бүленеп бирелде. 

«Чаллыда яшәүчеләр мондый акчаны күргәннәре юк иде. Акча күктән яумый. Мондый мөһим һәм кирәкле программа өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтергә кирәк», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды