Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5 ел эчендә 143 мең агач утыртылган

619 гариза кире кагылган.

Чаллыда 5 ел эчендә 143 меңнән артык агач һәм куак утыртылган. Үсентеләр үсә торган 7860 объект тикшерелгән. Куркыныч агачларны кисергә 2405тән артык рөхсәт бирелгән. Нәтиҗәдә 20 меңнән артык агач киселгән. 

Экологик куркынычсызлык, табигать ресурсларын  файдалану һәм санитар-эпидемиологик  иминлек буенча комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин әйтүенчә, агачларны кискәндә һәр очрак җентекләп өйрәнелә. Кирәк икән аның урынына яңа агач утыртыла. 

2020-2025 елларда табигатьне саклау чараларына бюджттан 214 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларның әһәмиятен искәртте.

«Алдыбызда зур эшләр тора: Чаллы елгасын чистарту,  чистарту корылмалары төзү, яшелләндерү. Ярты миллионлы, илебезнең сәнәгать  үзәге булган Чаллыда экология  мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач утырту экология табигать