Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 50 еллык торбаларны яңарталар

Яңа торбалар «җимерү» методы буенча сузыла.

25 комплекста техника тавышы тынмый. «Чаллы су каналы» предприятиесе эшчеләре чиста һәм юынтык су торбаларын алыштыралар. Коммуналь челтәрләр нык таушалган. Узган ел гына бу урында 6 авария булган. 

«Норматив буенча торбалар 25 елга исәпләнгән. Киләсе елда аларга 50 ел була», - ди башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.

Комплекста 2 км 80 метр озынлыкта су торбаларын яңартачаклар. Эшләр шулай ук 40нчы комплекс, Г. Камал урамында да бара. Барлыгы 7 объектта эшләргә уйлыйлар. Ремонт май ахырына кадәр сузылачак. 

«Яңа торбаларны «җимерү» методы буенча сузабыз. Ягъни иске торбалар киселә һәм эченә 40 см диаметрлы полипропилен торбалар урнаштырыла. Беренчедән, уңайлы. Җир астындагы башка коммуникацияләргә зыян салу куркынычы аз. Икенчедән, иске корыч торбалар яңа полипропилен торбаларны әзме-күпме саклап тора», - ди «Чаллы су каналы» предприятиесенең бүлек башлыгы Рафаэль Сәгыйтов.

Шәһәр буенча быел барлыгы 40 км чиста һәм юынтык су торбаларын яңартачаклар. Чаллы «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасына керде.

«1 млрд 889 млн сум күләмдә акча бүленеп бирелде. Әлеге сумма барлыгы 29 объектта торбаларны алыштыруга тотылачак», - ди башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.

 Хәзердән үк киләсе елны кайгырталар. Әлеге программада катнашып, тагын 50 километрлап торбаны яңартып булачак.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев