Чаллыда 50 килограммнан артык вак акча җыйдылар
Аны һәйкәл төзү өчен файдаланачаклар.
Чаллыда 50 килограммнан артык вак акча җыелган. Моның өчен махсус контейнерлар "Нур", "Шатлык", "Орион" яшьләр үзәкләренә куелган иде.
Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Ләйсән Видинеева, яшьләр сәясәте учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелган акчаны тантаналы шартларда Алексей Талайга тапшырдылар. Бу акчалар халык һәйкәле булдыру өчен файдаланылачак.
Алексей Талай — җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, йөзү буенча спорт мастеры, күптапкырлар Дөнья һәм Европа рекордчысы. Ул Белорусия республикасының паралимпия җыелма командасы әгъзасы, 4 бала әтисе.
Исегезгә төшерәбез, "Живая память благородных поколений" проекты кысаларында беренче һәйкәл 2022 елның 2 июлендә Минскида куелган иде. Икенчесе - 2024 елның 28 июлендә Брест крепосте территориясендә,
Мәскәүдә Поклонная горада урнаштырылган.
Проектның максаты - Белорусия һәм Россия халыкларын берләштерү.
Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев