Чаллыда 500 пенсионер университетка укырга керде
Бу 16нчы сезон.
"Энергетик" мәдәният сараенда "Өченче буын университеты"ның яңа уку елына тантаналы төстә старт бирелде.
Быел ул уналтынчы тапкыр үткәрелә. Бу дәвер эчендә дүрт меңнән артык Чаллы пенсионеры төрле өлкәдә белем алырга өлгергән. Биредә компьютер программаларын үзләштерүдән алып, рәсем сәнгатенә кадәр өйрәнергә була. Кайбер студентлар ике һәм аннан да күбрәк курсларга йөри дип белдерә оештыручылар.
Өченче буын университеты "Россия пенсионерлары Союзы"ның Чаллы бүлеге карамагы астында оештырыла. Уку елын ачу тантанасында Союзның председателе Руслан Шәнгәрәев катнашты.
«Өченче буын университетының максаты белем бирү белән беррәттән, өлкәннәргә социальләшергә булышу. Бүгенге көндә бу бик мөһим,"- дип белдерде ул.
Почетлы кунаклар арасында - Россиянең Татарстан буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү бүлегенең җитәкче урынбасары Асия Вәлиуллина, "Өченче буын университеты»на нигез салучы, "Бердәм Россия"нең политик советы әгъзасы Эдуард Фәттахов, ветераннар советының председатель урынбасары Татьяна Ерофеева. Һәркайсы әлеге чараның өлкән буын тормышында зур роль башкаруын билгеләп үтте.
"Яшь ул - саннар гына. Актив яшәү рәвешен саклау һәм белемгә омтылу мөһим. Биредә моның һәм башка омтылышларны чынга ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар,"- ди алар.
Пенсионерлар үзләре, укулардан кала, яңа танышлар, дуслар барлыкка килүне, аралашуны билгеләп үтә. Быел да алар арасында компьютерны үзләштерергә теләүчеләр күп икән. Максатлары - интернет аша еракта булган балалары, туганнары белән аралашуны җайлау, дөрес итеп төрле түләүләрне башкару, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булу.
Укулар киләсе елның апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев