Чаллыда 500гә якын укытучы җитми
Кадрлар кытлыгы кискен тора.
Чаллыда 491 укытучы җитми. Кадрлар кытлыгы буенча шәһәребез Татарстанда икенче урында. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин республика август киңәшмәсенең пленар утырышында әйтте.
Аеруча математика (344 вакансия), башлангыч сыйныф (310), рус теле (334), чит телләр (180), физика (124) һәм химия (77) укытучылары җитми. Чаллыдан тыш, кадрлар мәсьәләсе Казан, Биектау, Лаеш һәм Әлмәт районнарында да кискен тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев