Чаллының ЗЯБ бистәсендә 52 яшьлек ир-ат вафат булган
Яңалыклар тасмасы

Чаллының ЗЯБ бистәсендә 52 яшьлек ир-ат вафат булган

Сәбәбе билгеле түгел.

Бүген иртән хатын-кыз ЗЯБ бистәсендә яшәүче улының хәлен белергә бара. Улы ишекне ачмагач, үз ачкычы белән фатирга керә.

Кызганыч, аңа улын исән килеш күрергә насыйп булмый. Ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары ир-атның кисәк үлемен раслыйлар.

Үлем сәбәбен морг хезмәткәрләре ачыклаячак.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем

Нет комментариев