Чаллыда 6 бала опекунсыз калган
Бу хакта опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы хәбәр итте.
Узган ел Чаллыда 6 бала опекунсыз калган. 3се приемный гаилә тәкъдиме белән, 2 се опекуннарның сәламәтлеге начарлану сәбәпле, берсе балигъ булмаган баланың тәкъдиме белән.
Опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Иван Калинин әйтүенчә, шәһәрдә 462 ятим бала учетта тора. Аның 393е опкуннар, 69ы приемный гаиләләр тәрбиясендә. Тагын авыр хәлдә 100 бала ачыкланган (аның 32есе ятим). 97 бала икенче гаиләләргә урнаштырылган.
Калинин суд утырышларында катнашулары турында да сөйләде. Узган елда ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү буенча – 102, ата-ана хокуаларын чикләү турында – 22, бала белән аралашу тәртибен билгеләү турында –167, баланың яшәү урынын билгеләү турында – 140, уллыкка һәм кызлыкка алу буенча – 20, гражданинны эшкә сәләтсез итеп тану буенча 292 эш каралган.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев