Бу узган елга караганда кимрәк.
Чаллыда чит ил гражданнарына кагылышлы җинаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда 29 процентка кимегән. 2024 елда мондый җинаятьләр саны 55 булса, быел - 39.
Бу хакта Эчке эшләр идарәсендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Мигрантлар үзләре 67 тапкыр кануннарны бозганнар. Бу узган елга караганда 3 процентка кимрәк. Җинаятьләрне 69 кеше кылган. 2024 елда бу сан 37.
Җинаятьләр исемлегендә: 2 үтерү, 5 сәламәтлеккә авыр зыян салу, 3 урлау, 1 машина урлап китү һәм наркотик матдәләрне законсыз саклауның 21 очрагы бар.
Нет комментариев