Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 7 мең кеше гриппка каршы прививка ясатты

Вакцинация бушлай уздырыла.

Чаллыга 85 меңнән артык дозада йогышлы авыруларга каршы вакцина кайтты. Бүгенге көндә 7 мең кеше, шул исәптән бер меңнән артык балага прививка ясалды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, вакциналар ике төрле. Авырлы хатын-кызларга, балаларга - «Ультрикс Квадри», өлкәннәргә «Совигрипп» төрен кадыйлар. Прививка ясату өчен хәзер иң яхшы вакыт, ди Илгизәр Бариев. Көннәр җылы тора. Вакцинация бушлай уздырыла. Прививка ясату өчен үзегез беркетелгән шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка