Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 79 ишегалды үзгәрәчәк

Эшләр ике атнага иртәрәк башланды.

Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 79 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. Бу максатка ТР бюджетыннан 2,328 млрд сум бүленеп бирелде. Хәзерге вакытта 32 ишегалды яңартыла. Эшчеләр иске бордюрларны, асфальны салдыру белән мәшгуль. Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Руслан Вильданов белдерүенчә, эшләр 30 процентка башкарылган. Төзекләндерү белән «Автомобиль юллары предприятиесе» шөгыльләнә. 

«5 ел эчендә Чаллыда 493 ишегалды тәртипкә китерелде. Якынча 8 млрд сумлык эшләр башкарылды. 6 млн сумнан артык акча юллар ясауга гына тотылды», – ди Руслан Вильданов. 

Быел да 1,8 млрд сум юллар, тротуарлар ясауга тотылачак. 230 млн сум яктыркычлар һәм кече архитектур формалар урнаштыруга сарыф ителәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев