Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамил Хәлимов эшен алыштыра

Сәбәбе нидә?

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов эшен алыштыра..

Үзебезнең чыганаклардан билгеле булганча, вазифаларын алыштыруының сәбәбе яше белән бәйле. Аңа бүген 66 яшь тула. Дәүләт хезмәтләрендә эшләүчеләрнең яшь чиге – 65. 

Сүз уңаеннан, Рамил Хәлимов хезмәт юлын тарих укытучысы булып башлый. Аннары төрле елларда  мәктәп директоры, мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкара. 

«Рамил Хәлимов башка вазифада эшләвен дәвам итәчәк. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиевның ярдәмчесе булачак»,– диделәр башкарма комитетта.

Без,  «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективы Рамил Мәрвановичны туган көне белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хакимият Чаллы мэры җитәкче