Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Әфганчыларны искә алдылар

Чарада шәһәр мэры да катнашты.

15 февраль - Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне.

9 ел һәм 19 көнгә сузылган Әфган сугышында безнең илнең 520 мең солдаты катнаша. 15 меңгә якын хәрби һәлак була. Яраланып кайтучылар да бихисап. Бүгенге көнгә кадәр хәбәре булмаганнар да бар. 

Бүген "Ватан-ана" мемориалы янында хәрбиләрне искә алдылар. Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев та катнашты. 

- "Әфганстан сугышы, хәрбиләребез һәрчак күңелебездә булачак. Үсеп килүче балаларыбыз, оныкларыбыз аларны исләрендә тотачак. Бүген "Ватан-ана" мемориалы янына олысы да, кечесе дә килде. Һәммәбез башларыбызны иеп, геройларыбызны искә алабыз, - диде мэр. 

Чарада Үзәк һәм Автозавод районы хәрби комиссариаты җитәкчесе Рәшид Ильясов, "Әфганстан сугышы ветераннары оешмасы" рәисе Эдуард Фоминых та чыгыш ясадылар. 

Сугыш кырында ятып калган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Фотолар Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев