Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда агач утыртуны дәвам итәчәкләр

«Салкыннар башлануына тагын 3 атна бар», - диде мэр.

Чаллыда көзге чорда 19 меңгә якын агач һәм куак утыртылды. Әмма бу эшкә нокта куярга иртәрәк диде мэр. Агач утырту эшләрен дәвам итәргә кушты ул. Аеруча "Безнең ишегалды" программасы кысаларында төзекләндерелгән йортлар һәм яңа микрорайон территорияләрендә. 

"Яз һәм көз - агач-куаклар утырту өчен иң кулай вакытлар. Яңгырлар нәтиҗәсендә җир дымлы була, агач-куакларга үсеп китәргә җиңелрәк. Беренче салкыннарга кадәр 3 атна вакыт бар. Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: "Безнең ишегалды" программасы кысаларында төзекләндерелгән йорт территорияләрен яшелләндерү буенча эш алып барылырга тиеш. Татарстан республикасын программаны тормышка ашыру өчен миллиард сумнар сарыф итте. Яшеллек арасында яшисең килә икән, яшелләндерергә кирәк. Яңа микрорайоннар да бар", - диде мэр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев