Чаллыда агачта хатын-кыз мәете табылган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда агачта хатын-кыз мәете табылган

Язу калдырмаган.

14 май кичендә «Жемчужина» санаториясеннән ерак түгел, бер агачта яшь-хатын кыз мәете турында полициягә хәбәр итәләр.

Тикшерү барышында хатынга 22 яшь булуы ачыклана. Аның ГЭС бистәсендә яшәгәнлеге билгеле. Рәсми төстә  эшләмәгән. 
 
Аның бу адымга бару сәбәпләре билгеле түгел. Тикшерүчеләр  мәрхүмнең кесә телефонын алганнар. Андагы язышулар бәлки берерәр ачыклык кертер дип өметләнәләр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем куркыныч хәл

Нет комментариев