Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 1 ай элек югалган хатын-кызны эзлиләр

Аның моңарчы беркайчан да хәбәрсез киткәне булмаган.

Чаллыда бер ай элек югалган хатын-кызны әле дә таба алмыйлар. Мәгълүм булганча, 40 яшьлек Анастасия Акепсимова 15 сентябрьдә өеннән чыга һәм Элеватор тавы бистәсенә таба юл тота. Анда аның элеккеге кайнанасы яшәгән була. Тик шәһәрдәшебез урынга барып җитми, эссез югала. 2 көннән соң аны ЗЯБ бистәсенең 17-18 комплексларында күргәннәр дип хәбәр итәләр. 

Билгеле булганча, әлеге хатын-кызның моңарчы беркайчан да югалганы булмаган. Аны күрүчеләрне 8-965 627-83-02 тф номеры буенча шалтыратуларын сорыйлар. Ул аксыл көрән-алсу (бежево-розовый) чалбарлы комстюмнан, коңгырт (коричневый) футболкадан, ак кроссовклардан булган.  Буе – 162 см, ябык гаүдәле, кара чәчле, соры-яшел күзле. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев