Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җәйге вакытта 2 мең бала үзләре эш тапкан

Яңа мәгълүматлар белән шәһәрнең хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова таныштырды.

Моңарчы Татьяна Быданова җәйге вакытта 3 меңнән артык мәктәп укучысының эшләве турында хисап тоткан иде. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге быел укучылар арасында сораштыру үткәргән. 

"2 меңгә якын бала мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итмичә, үзләре эшкә урнашкан. Димәк, җәй чорында  5 мең укучы эшләгән булып чыга. Без киләсе елда әлеге оешмаларга үзебез чыгачакбыз. Балаларны эшкә урнаштырганда безнең аша эшләргә тәкъдим итәчәкбез", - диде Татьяна Быданова.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев