Чаллыда «Ак калфак» милли кием фестивале уза
Кунаклар милли кием бәйгесендә катнаша ала
21нче декабрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында “Ак калфак” милли кием фестивале үтәчәк. Анда кадакларга җеп урап картиналар иҗат итүче рәссам Лилия Моратова, мөселман киемнәре тегүче модельер Гүзәл Вәлишина, Гөлфия Халиуллина, күн эшләнмәләре белән шөгыльләнүче осталар һәм башкалар катнаша. Шулай ук биредә Чаллыда җитештерелгән киемнәр белән танышырга да мөмкин булачак.
Кул эшләре, хәләл ризыклар ярминкәсе, остаханәләр, көндезге 11 дә, дизайнерлар киемнәрен күрсәтү 15 сәгатьтә башлана.
Чара кысаларында һәр кунак 5 номинация буенча милли кием бәйгесендә катнаша ала: “Көндәлек киемгә заманча караш”, “Кичке (бәйрәмчә) кием”, “Эшлекле кием”, “Балалар өчен көндәлек кием”, “Аксесуарлар”( баш киемнәре, сумка, бизәнү әйберләре). Яшь буенча чикләүләр юк. Керү бушлай.
Гаризалар 12нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 958 627 2660
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев