Чаллыда «Ак калфаклы татар кызы»н сайладылар
8 кыз катнашты.
Чаллының «Эврика» мәдәният үзәгендә «Ак калфаклы татар кызы» республика бәйгесенең шәһәр этабы узды.
Анда шәһәрнең төрле мәктәпләрендә укучы 9-11 сыйныф кызлары катнашты.
Кызлар аш-суга, кул эшенә осталыкларын күрсәттеләр. Татар телендә визит карточкаларын тәкъдим иттеләр.
Быел 3нче мәктәптән – Җәмилә Вильданова, 14нче гимназиядән – Айсылу Ильясова, «Адымнар» гимназиясеннән – Азилә Сираҗиева, 58нче мәктәптән – Камилә Хәлимова, Г.Акыш исемендәге лицей-интернаттан – Розалия Габдуллина белән Эвелина Сәлимова, 54нче гимназиядән – Камилә Нәбиева, 27нче мәктәптән Илнара Шәмсиева жюри алдында сынау үттеләр.

Бәйге шартлары буенча кызлар токмач кису һәм дисбе ясау мастер-классларында катнаштылар. Тел, тарих һәм мәдәният өлкәсендәге данлыклы шәхесләргә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
Бәйгедә катнашкан кызларга дипломнар һәм иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
3нче мәктәп укучысы Җәмилә Вильданова белән 14нче гимназия укучысы Айсылу Ильясова җиңүче дип табылды.
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова тырыш, милли кызлар тәрбияләп үстергән ата-аналарга һәм аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерде.
Шәһәр этабында җиңүчеләр «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый үткәрә торган «Ак калфаклы татар кызы» IX Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесендә Чаллы данын яклаячак.
Фотолар «Эврика» мәдәният үзәгенән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев