Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда акча эшләргә теләгән 12 яшьлек малайны алдадылар

Нәтиҗәдә ул 32 мең сум акчасын югалтты.

12 яшьлек малайга Интернет челтәрендә җиңел һәм акчалы эш тәкъдим итәләр. Товарлар астына “лайклар” куярга гына кирәк була. Яшүсмер ризалаша. Эшмәкәргә карта номерларын әйтә. Беренче көнне үк аңа 300 сум күчерәләр. 

Соңыннан билгеле бер сайтта шәхси кабинет ачарга тәкъдим итәләр. Анда хезмәт хакының артуын күзәтергә һәм кирәккән вакытта картага күчерергә мөмкин дип ышандыра эшмәкәр.   

Малайга яңа эш кушалар. Интернет-магазиннан техника сатып алып кыйммәткә сатырга кирәк була. Яшүсмер тырышып эшли. Счётында акчасы 41 мең сумга җитә. Ул аны картасына күчермәкче була. Тик булдыра алмый. Моның өчен тагын 156 мең сумга товар сатып алырга кирәк була. Малай барысын да әти-әнисенә сөйләп бирә. Алар, үз чиратында, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәләр. 

Эшмәкәр мошенник булып чыга. Акча эшлим дип малай 32 мең сум акчасын югалта. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев