Чаллыда «акыллы» светофорларны кайда урнаштыралар?
Яңа җиһазлар хәрәкәт киеренкелегенә карап эш режимын үзгәртә ала.
Чулман проспектында “акыллы” светофорлар урнаштыра башладылар. Яңа җиһазлар Чулман проспекты – Илдар Маннанов тукталышы, Чулман проспекты - Королев урамы, Чулман - Халыклар дуслыгы, Чулман - 40 комплекс, Чулман - Беляев урамы, Чулман – Автозаводский проспекты киселешләрендә эшлиячәк.
Әлеге светофорларга юлдагы хәрәкәт киеренкелегенә карап автомат рәвештә эш режимын үзгәртә алган адаптив система куелган. Шулай ук биредә интеллектуаль контроллер, видеокүзәтү камералары һәм юлны контрольдә тотучы камералар да урнаштырылачак. Эшне 30 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар.
Проект “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Татарстанда барысы 19 светофор яңартылачак. Моның өчен бүлеп бирелгән акча күләме – 122 миллионнан артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев