Чаллыда алимент түләмәүче әти кешене төрмәгә утыртачаклар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда алимент түләмәүче әти кешене төрмәгә утыртачаклар

Судта хөкем карары чыгарылды.

Чаллы судында балигъ булмаган балалары өчен алимент түләмәүче ир-ат язмышы хәл ителде. Ул хезмәт хакының 1/3 өлешен балаларына түләргә тиеш була. Әмма күп тапкыр закон таләпләрен үтәми. Качып йөри. Суд аны 3 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ул гомумрежимлы төзәтү колониясендә утырачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук полиция суд

Нет комментариев