Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда алкоголь куллану кими

Бу һәм башка яңалыклар белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Гөлшат Вафина сөйләде.

2025 елда Чаллы халкы спиртлы эчемлекләрне 2024 ел белән чагыштырганда азрак куллана башлаган. Статистика күрсәткәнчә, бер кешегә туры килә торган алкоголь күләме 16,1 литрдан 14,7 литрга кадәр төшкән. Бу һәм башка яңалыклар белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Гөлшат Вафина таныштырды.
Ел дәвамында белгечләр лицензия таләпләренең үтәлүен тикшерү максатыннан 197 тапкыр рейдка чыккан. Кибетләрнең урнашуы да күз уңында. Мисал өчен, Шамил Усманов урамындагы бер кибеттә кагыйдә бозу очрагы теркәлгән: сәүдә ноктасына керү юлы күпфатирлы йорт ишегалды ягыннан оештырылган булган – бу исә закон буенча тыела.
Гөлшат Вафина билгеләп үткәнчә, бизнеслары керем китермәү сәбәпле, Чаллыда алкоголь сатуга лицензиясе булган 10 сәүдә объекты ябылган.
Шуны да истә тотарга кирәк: 2025 елдан законнарга үзгәрешләр кертелде. Хәзер планнан тыш тикшерүләрне прокуратура органнары белән килештереп кенә һәм гражданнарның гомеренә яки сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаганда гына үткәрергә мөмкин.
Белгечләр, прокуратура таләбе буенча, шәһәрдәге 17 алкоголь сату ноктасы белән белем бирү учреждениеләре арасындагы араны тикшергән. Барлык объектларның да Башкарма комитет билгеләгән нормаларга туры килүе ачыкланган – закон бозулар юк.
Инспекция «фанфуриклар» сатуны да контрольдә тота. 2025 ел эчендә мондый 4 факт ачыкланган. Законсыз сату очраклары Яңа шәһәрнең 26/04а, 40/13, 16/08 йортларында теркәлгән. Гаепле сатучыларга 2 мең сум күләмендә штрафлар салынган.
Тагын бер мөһим яңалык: 2025 елның 1 мартыннан яшүсмерләргә алкогольсез энергетик эчемлекләрне сату тыелды. Инспекция бу өлкәдә дә күзәтү эшләрен актив алып бара. 
Профилактика – төп максат. Контроль-күзәтү өлкәсендәге реформа нигезендә төп игътибар җәза бирүгә түгел, ә бозуларны кисәтүгә юнәлтелә. Ел дәвамында эшмәкәрләргә 160 кисәтү бирелгән, «Инспектор» мобиль кушымтасы аша 12 профилактик визит үткәрелгән.
Кулланучылар хокукларын яклау юнәлешендә дә яңалык бар. Татарстанның махсус порталында (https://tatzpp.ru) «Электрон ярдәмче» бүлеге эшли башлады. Хәзер кибет яки хезмәт күрсәтүче белән проблема килеп туса, дәгъва гаризасын («исковое заявление») махсус меню ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә төзергә була. Бу кулланучыларга үз хокукларын юрист ярдәменнән башка да нәтиҗәле якларга мөмкинлек бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фанфуриклар сату защита прав потребителей